Сочинение на татарском про мам

Әнием. 

Әни! 

Йөрәкнең ул иң кайнар хисе, 

Күңелнең ул иң түрендә. 

Ул салкында сине җылытучың 

Юанучың авыр көннәрдә! 

Әни! Дөньяда иң якын, иң кадерле кеше ул. Кеч- 

кенә чагында төн йокысын калдырып мине кем караган? Әнием. Елаганда кочагына алып кем юат- 

кан? Әнием. Беренче тапкыр мине мәктәпкә кем 

алып килгән? Әнием! 

Минем өчен кайгыртучы әнием булу- нинди бәхет ул! Минем әни мәктәптә укытучы булып эшли. Ул балаларны бик ярата. Эшендә дә гел балалар ара- 

сында булуга карамастан, безгә, балаларына да ва- 

кытын жәлләми. Без куанганда куана, кайгырганда- 

юата. Әнием, без авырганда, безне дәвалый, иркәли. 

Тәмле ашлары белән гаиләбезне hәрвакыт сыйлый. 

Әни безнең гел шат күңелле, ачык чырайлы. 

Мин әниемне бик яратам. Аны ярату гына 

җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, ях- шы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Мин, шулай эшләп , әниемне бәхетле итәргә тырышам. 

Йөрәгемнең иң түрендә 

Иң кадерлем, әнием. 

Яхшылыкка, яктылыкка 

Алып бара мине әнием! 

Әнием, озак яшә, сәламәт бул. Мин сине яратам!
Не забудь сказать мне спасибо и назначить лучшим пожалуйста.Спасибо